Хөрмәтле гражданнар! Татарстан республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү
26 декабрьдә 05 сәгатьтән 27 декабрьдә 18 сәгатькә кадәр
26 декабрьдә иртән һәм көндез, 27 декабрьдә тәүлек буе Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда көчле кар һәм буран булуы көтелә. күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, көньяктан көчле җил - 15-21 м/с, юлларда бозлавык һәм кар көртләре.