Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында көндәлек оператив фараз

2020 елның 25 декабре, җомга
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү

 26 декабрьдә 05 сәгатьтән 27 декабрьдә 18 сәгатькә кадәр.

26 декабрьдә иртән һәм көндез, 27 декабрьдә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда  күз күреме 500-1000 метрга һәм аннан да кимрәк начараю белән көчле кар һәм буран, көньяктан көчле җил - 15-21 м/с, юлларда кар көртләре һәм бозлавык булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International