Югары Тәкермән авыл җирлеге Яңа елны оригиналь уздыруы белән башкалардан аерылып тора.
Башка еллардагы кебек үк, йортларын барысыннан да матур итеп бизәүчеләр "ТАТМЕДИА" АҖнең Минзәлә филиалыннан призлар алачаклар. Быел авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова терлек асраучы хуҗалыкларга да бүләк тапшырырга булган. Өйләрендә үгезе булганнар матур, үзенчәлекле рәвештә ел символы белән фотога төшәргә тиеш.
Алия Шәрипова:
–Конкурста катнашу авылдашларда тормышка кызыксыну өстәячәген күрәм. Алар башкаларга караганда оригиналь итеп әзерләнә башладылар инде. Бу матурлык авылыбызда калачак бит. Ә бүләк - үзенә бер төрле стимул.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-takermene-proydet-samyy-originalnyy-konkurs