21-23 декабрьдә Казан шәһәренең "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү лагеры базасында мәктәп укучыларының туган телләр һәм әдәбият (чуваш, удмурт, мари, мордва) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Калтак урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Валерия Майорова (укытучы Ахвалеева А.А.) әлеге олимпиадада катнашып, призер булды. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!