"Мир" картасына күчүне Россия банкы 2021 елның 1 гыйнварына кадәр озайтты

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә, килеп туган эпидемиологик вазгыятькә бйәле рәвештә, Россия Банкы пенсияне һәм башка социаль түләүләрне "Мир" милли түләү системасы картасына күчү срогын 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге таләп пенсияне һәм башка социаль түләүләрне башка түләү системаларының банк карталары исәбенә алучы гражданнарга гына кагыла.

Счетларның яңа реквизитларын Пенсия фондына тапшыру пенсия китерү ысулын сайлау яисә китерү ысулын үзгәртү аша - РПФ сайтында "Гражданинның шәхси кабинеты" аша һәм дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән, КФҮ яисә РПФның территориаль органына гариза тапшырып мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International