Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый советта ел нәтиҗәләре ясадылар

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе каршында эшләүче Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узды.

Чикләү чараларына бәйле рәвештә, чара элеккечә онлайн-режимда уза. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Дина Гайзатуллина алып барды.

Аның барышында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова узып баручы елда ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында сөйләде. Ул үз чыгышында катлаулы ел булуына карамастан, Татарстан Росреестры өчен нәтиҗәле булды, барлык куелган күләмле бурычларны лаеклы башкарып чыгарга мөмкин булуын белдерде..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International