25 декабрьдә, 12.05 сәгатьтә, «Эхо Москвы в Казани» радиосында туры эфир узачак. Аның кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары "дача амнистиясе" буенча күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләячәкләр.
Билгеле булганча, 19 декабрьдән "дача амнистиясе"н 5 елга - 2026 елның 1 мартына кадәр озайтучы Федераль закон көченә керде.
Күчемсез милекне хосусыйлыкка рәсмиләштерүнең яңа гадиләштерелгән тәртибе нечкәлекләре турында Татарстан Росреестрының физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе мөхәмәтгалиева һәм ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләячәк.
Туры эфир телефоны (843) 511-99-11.