Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Абдуллин Гыйльмияр Абдулла улы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гыйльмияр Абдулла улы Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында дөньяга килә. 10 яшеннән колхозда төрле эшләр башкара. 1955-1996 елларда комбайнда эшли. Аның гомуми эш стаңы 56 ел.

Ветеранның күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, бүләкләре бар.

Тормыш иптәше белән 3 бала үстерәләр. Бүгенге көнгә аның 7 оныгы, 6 оныкчыгы бар. хәлен белеп. ярдәм итеп торалар.

Хөрмәтле Гыйльмияр Абдулла улы!

Туган көнегез уңаеннан эчкерсез теләкләрне һәм котлауларны кабул итеп алыгыз.
Ныклы сәламәтлек, иминлек. озын гомер. күәтренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы
башлыгы                        А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International