Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының сизелерлек начараюы хакында консультация

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча Россиянең Европа территориясенә тирән атлантик циклон чыгу сәбәпле, ял көннәрендә, 26-27 декабрьдә, Татарстан Республикасында сизелерлек начараячак.

Актив атмосфера фронтлары узганда 26 декабрьдә көндез һәм 27 декабрьдә тәүлек дәвамында түбәндәге һава торышы көтелә: көчле җил - 16-21 м/с, күз күреме начараю белән көчле кар һәм буран, юлларда кар көртләре.

Һава температурасы: 26 декабрьдә төнлә -12..-17°, аязган вакытта көнчыгыш районнарда -22°, көндез -6..-11°, көнчыгышта -14°; 27 декабрьдә төнлә -8..-
13°, көндез -2..-7°.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган һава торышы шартларын исәпкә алып, түбәндәге куркынычлар күренешләрнең булуы мөмкин:
1. Энергетика һәм ТКХ объектларында куркыныч хәлләр килеп чыгу мөмкинлеге арта; 
2. Электр тапшыру линияләре өзелүгә,  зәгыйфь ныгытылган һәм зур форматлы контсрукцияләр җимерелүгә бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта; 
3. Автомобиль һәм авиация транспортында, база аэродромнарында һәм вертолет мәйданчыкларында гадәттән тыш хәлләр саны арту.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International