Һәр Яңа ел саен без паникага бирелеп кибетләргә чабабыз. Башыбызда нинди генә уйлар юк - дуслар өчен бүләк сайлау, Яңа ел табынына тәмле ризык рецептын табу, көндәлек эшләр һәм, әлбәттә, чыршы сайлау.
“Ясалмамы, әллә табигыймы?" - һәркемнең башында популяр сорау. Тере чыршы сатып алырга да була, әмма Яңа ел ялларында тузан суырткыч һәм себерке тотып йөрергә, чыршы энәләрен һәм тузан суыртырга туры киләчәк.
Ясалма чыршыны ничек сайларга соң?
Иң беренче чиратта һәр ясалма чыршы өчен янгын куркынычсызлыгы сертификаты булу-булмавына игътибар итәргә кирәк. Әгәр тартмачыкта тиешле билге юк икән, сез аны үзегез яну-янмавын тикшерә аласыз. Моның өчен берничә энәсен алып, яндырып карагыз. Әгәр дә яна икән, чыршыны витринада калдырыгыз.