Оештыру комитеты "Тәмле юл йөрү кагыйдәләре" район конкурсынаа нәтиҗә ясады.
"Тәмле юл йөрү кагыйдәләре" конкурсы балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, аларга юлларда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләрен өйрәтү, үсмерләрне һәм ата-аналарны бердәм эшчәнлеккә өйрәтү максатыннан уздырылды.
Конкурста катнашу өчен теләсә нинди ризык: торт. печенье, салат, бутерброд, кайнар ризык, эчемлекләр һ.б. әзерләү тәкъдим ителде. Иң мөһиме - юл хәрәкәте иминлеге тематикасын яктыртсын. Конкурс читтән торып уздырылды, эшләр 16 декабрьгә кадәр кабул ителде.
Конкурска 38 эш килде. Нәтиҗәдә барлык эшләр номинацияләргә бүленде, җиңүчеләр билгеләнде. "Тортлар" номинациясендә 1 урын - Риналь исламов, 2 нче - Иветта Садыйкова, 3 нче урын - Маргарита Муринова, 4 нче - Ралина Шакирова, 5 нче - Евгения Батенева, "Коллектив эш" номинациясендә тәрбияче А.Б.Билалова җитәкчелегендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары (1 курс), иң актив катнашучы - Максим Пономарев.
"Камыр ризыгы" номинациясендә 1 урын - Дана Бадьина, 2 нче - Эльвина Низамова, 3 нче урын - Илүзә Абдуллина.