1. 2021 елда кайчан пенсия арту көтелә һәм индексация күләме нинди?
- Иминият пенсияләре ел саен 1 гыйнвардан индексацияләнә. Быел иминият пенсияләре индексация күләме 6,6% тәшкил итте. 2021 елда иминият пенсияләрен индексацияләү 6,3% тәшкил итәр дип көтелә.
Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән, социаль пенсияләр ел саен апрельдән индексацияләнә, 2020 елда индексация күләме 6,1% булды. Хөкүмәтнең алдан китерелгән фаразлары буенча социаль пенсияләрнең индексация коэффициенты 2,6% булыр дип көтелә.
2. 2021 елда ана капиталы күләме күпмегә артачак?
- "2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджет турында" канун проекты нигезендә, ана (гаилә) капиталы күләме киләсе елда 3,7% булыр дип көтелә.