Татарстан Росреестры гараж объектларына хокукларны рәсмиләштергәндә гражданнарның проблемалары булмасын өчен, "гараж амнистиясе" турында закон проекты кабул ителгәннән соң төбәкләрнең башкарма хакимияте органнарына максималь ярдәм, шул исәптән, консультация һәм методик ярдәм күрсәтәчәк.
Бүгенге көнгә Дәүләт Думасында гараж амнистиясе турында закон проекты каралуда.
Ул Дәүләт Думасы тарафыннан 2021 елның гыйнварында. беренче укылышта кабул ителер дип планлаштырыла. Росреестр катнашында эшләнгән әлеге закон проекты гараж дип билгеләнгән объектларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен җайга салуга ачыклык кертергә алына.
Мәгълүмат өчен
Росреестр катнашында эшләнгән әлеге закон проекты гараж дип билгеләнгән объектларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен җайга салуга ачыклык кертергә алына.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лилия Борһанова аңлатуынча, закон проектында гражданнарның теләкләре, шулай ук РФ субъектларында һәм җирле үзидарә органнары позицияләре максималь исәпкә алынган.
Бүгенге көндә гражданнар үз гаражларын рәсмиләштергәндә кыенлыклар кичерә һәм судларга еш мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
"Гараж амнистиясе" турында закон проекты әлеге мәсьәләнең комплекслы чишелешен тәкъдим итә, ә бу барлык категория гражданнарга яңа механизмнан файдаланырга һәм үз гараж объектларына хокукларны теркәргә мөмкинлек тудыра.