Татарстан гаиләләре яңа бер тапкыр бирелә торган түләү ала башладылар

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Президент Боерыгы нигезендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр 7 яшькә кадәрле 380 мең Татарстан баласы 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

Бер тапкыр түләү 2012 елның 18 декабреннән 2021 елның 31 мартына кадәр чорда туган балаларга бирелергә тиеш.

Түләү 5 һәм 10 мең сум алу өчен моңа кадәр бирелгән  гаризалар нигезендә автомат рәвештә башкарыла. Искәрмә буларак, балалары 2020 елның 1 июленнән соң  туган гаиләләр, счет реквизитлары үзгәргән, шулай ук 3-16 яшькә кадәр балаларга түләү өчен гариза бирелмәгән очракта.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International