Минзәләдә көрәш буенча турнир узды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

 "Юбилейный" спорт мәктәбендә 2009-2012 елда туган малайлар арасында көрәш буенча Беренчелек узды.

Ярышлар 6 үлчәү категориясендә узды. Аларда гимназия, 1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәп укучылары, интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр, Хуҗәмәт, Урыс, Калтак. Аю, Гордов исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары, 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Ярышлар ачылышында катнашкан Минзәлә муниципль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәр катнашучыга Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Команда беренчелегендә Хуҗәмәт көрәшчеләре 1 урынга чыкты,гимназия көрәшчеләре - 2 нче, 1 нче урта мәктәп укучылары 3 нче урынга чыкты.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар "Юбилейный" спорт мәктәбе медальләре һәм грамоталары, шулай ук акчалата приз белән бүләкләнде.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/v-menzelinske-proveli-turnir-po-borbe

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International