Пенсия фонды 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 5 мең сум акча түләячәк

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Президент Боерыгы нигезендә гариза тапшырмыйча, 7 яшькә кадәр балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күчерәчәк. Түләү гаиләдәге һәр балага 5 әр мең сум тәшкил итә.

Яңа түләүне 17 декабрьгә 8 яше тулмаган балаллы барлык гаиләләр дә алачак.

Шул рәвешле, агымдагы елда 3 яшькә кадәр балаларга айлык түләү һәм 3-16 яшькәчә балаларга бер тапкыр түләү алган ата-аналарга, уллыкка алучыларга һәм опекуннарга өстәмә түләү автомат рәвештә биреләчәк, ягъни гариза тапшыру кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International