Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Биктимерова Җәмилә Шәрип кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Җәмилә Шәрип кызы Минзәлә районының Урыс авылында туган. Сугыш елларында Җәмилә өлкәннәр белән бергә колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугышка кадәр гаиләләре белән Минзәләгә күченәләр. 1950 нче елдан 1985 елга - лаеклы ялга чыкканчы ашханәдә кассир булып эшли. Ветеранның күпсанлы рәхмәт хатлары, бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр. Туганнарының ихтирамы Җәмил Шәрип кызына көч һәм яшәү теләге, һәр көнгә шатлапы гомер итү шатлыгы бирә.
4 оныгы һәм 2 оныкчыгы да сөендереп тора.
Хөрмәтле Җәмилә Шәрип кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм матур теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күәтренке кәеф, туганнарыгызның игътибарын һәм ихтирамын теоп гомер итүегезне телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә
муниципаль район Башлыгы
Айдар Сәлахов.