5 декабрьдә WorldSkills чемпионатын ябу тантанасы узды, аның кысаларында "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатының беренче өч этабы җиңүчеләре бүләкләнде.
Җиңүчеләр һәм призерлар:
"Физик культура, спорт һәм фитнес" компетенциясендә (WorldSkills Juniors) Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең 9 сыйныф укучысы Галиева Диляра 1 урынга (эксперт Титов Сергей Вячеславович) лаек булды.
"Физик культура, спорт һәм фитнес" компетенциясендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студенты Ильин Вадим, 2 нче урынга лаек булды (эксперт Гиргирчик Эльвира Фаниловна)
"Видеопроизводство" компетенциясендә Минзәләнең 2 нче урта мәктәбе 9 сыйныф укучысы Садриев Айнур, 3 нче урынга лаек булды. (эксперт Гилязетдинов Илнур Илфатович)
Бүген район башлыгы Айдар Сәлахов оешма һәм предприятиеләрнең чираттагы киңәшмәсендә аларга бүләкләр: медаль һәм дипломнар тапшырды. 1 нче урта мәктәп директоры Ольга Ильина
Zoom режимында а-ааналар исеменнән укучыларны котлады һәм укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.