Татарстанда күчемсез милек базарында килешү саннары буенча рекорд куелды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе агымдагы елның ноябрендә сату-алу килешүе нигезендә хокуклар күчүгә 16,5 меңнән артык килешү теркәде.

Әйтик, 2019 елда бу күрсәткеч ел дәвамында 10 меңгә җитте, нибары бер тапкыр гына 11 мең чиген узды. Республика башкаласында аеруча активлык сизелә. Быел исә июль аеннан башлап ай саен 15-16 мең шундый килешү исәпләнә. Шушы елның ноябрендә 7 меңнән артык килешү теркәлгән, узган елның ноябрендә 3,5 меңнән аз гына кимрәк. Шул рәвешле үсеш 100% проценттан арткан!

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте.

+8 843 255 25 10

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International