Әлфия Когогина: Наркотиклар куллануга этәргән өчен җаваплылык турында закон проекты яшь кешеләр тормышын саклап калуга ярдәм итә.

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы наркотик матдәләр, психотроп матдәләр яки аларның аналогын кулануга этәргән өчен җаваплылык турында Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларгы төзәтмәләрне беренче укылышта хуплады. Төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча парламентарийлар тарафыннан эшләнде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать. инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары әлфия Когогина инициативаны шәрехләде:

«Җәмгыятьтә безнең балаларны наркотиклар куллануга этәрүче җинаятьчел берләшмәләр белән көрәш нәтиҗәле булсын өчен ихтыяҗ бар. Тәкъдим ителгән новелла наркотиклар куллануга этәргән өчен җаваплылыкны көчәйтә һәм җинаятьчел төркемнәрне оештыручылар һәм катнашучылар белән көрәштә ярдәм итәргә, димәк, кеше тормышын саклап калырга тиеш.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International