Сүз электрон хезмәт кенәгәләре, МИР карталары, пенсияне финанслашу программасы турында бара.
Эшләүче гражданнарга 31 декабрьгә кадәр хезмәт кенәгәсе форматын сайларга һәм эш бирүчегә ике гаризаның берсен: электрон хезмәт кенәгәсен сайлау яисә элеккесен - документның кәгазь форматын сайлау турында - язарга кирәк. Әгәр эшләүче электрон версияне сайлаган икән, эш бирүче кәгазь хезмәт кенәгәсендә тиешле язма ясый һәм аны хезмәткәргә тапшыра.
Ана капиталы алучы әниләргә МИР картасын рәсмиләштерергә кирәк. Милли түләү системасы карталарына күчү 2020 ел ахырына кадәр озайтылды. Киләсе елдан социаль түләүләр һәм пенсияләрне банклар МИР картасына күчерергә тиеш. Пенсияләрне финанслашу программасында катнашучылар (программага 2014 елның 31 декабреннән соңармыйча кергән һәм взнослар түләүне 2015 елдан түли башлаучыларга) киләсе елда дәүләттән шундый сумма алу өчен 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр чираттагы түләү кертергә кирәк.