Дәүләт Думасы банкта залогта булган милекне гражданинга мөстәкыйль сату хокукы бирүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
«Кеше алга таба заем суммасын түли алмаган авыр тормыш хәлендә аның залогта булган милкен максималь сату мөмкинлеге булырга тиеш. Хәзер исә банклар бурычлылар милкен очсыз бәягә саталара, шул ук вакытта кеше милеккә бәяләмә, торги өчен түли. ә бурыч җыела бара. Яңа процедура заемчыларга ярты ел эчендә үз милкен файдалы бәягә мөстәкыйль рәвештә сатуга чара күрергә мөмкинлек бирә".