"Казан" агропромпаркы Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмгә акция җибәрде.

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүмат бирә, "Казан" агропромпаркында сәүдә мәйданы өчен аренда Яңа ел ае дәвамында нибары 1 сум тәшкил итәчәк, өстәвенә ветеринария контроле бушлай башкарылачак.

«Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә ярдәмгә әлеге акцияне без икенче ел рәттән уздырабыз. Чара авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә, сатып алучыларга да кирәк, ул республика продукциясе ассортиментын комплекста арттырырга һәм Казан халкы өчен яңа фермерларның исемнәрен ачарга ярдәм итәчәк.Яңа ел алдыннан азык-төлек базарында товарлар бик күп. Әмма икътисадый һәм логистик чыгымнар аркасында авыл хуҗалыгы продуктын мөстәкыйль үстерүчеләр продукциясе еш кына күренмичә кала. 

Агоропром сайты  телефон 8 (843) 237-64-34.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International