Татарстан Росреестры мәгълүмат бирә: Дәүләт Думасы "Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында"гы № 933960-7 Федераль закон проектын комплекслы кадастр эшләре заказчылары исемлеген киңәйтү өлешендә өченче укылышта кабул итте.
Бүгенге көнгә җирле үзидарә органнары комплекслы кадастр эшләре заказчылары булып тора. Эшләрне финанслау җирле бюдңет һәм региональ һәм федераль бюдеттан җибәрелүче субсидияләр хисабыннан уздырыла.
Закон проекты бюджеттан тыш чаралар хисабыннан гражданнарга һәм юридик затларга комплекслы эшләргә заказ бирү мөмкинлеге бирәчәк.
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10