Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов 1 нче урта мәктәп директоры, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Ольга Ильинага, РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Флора Ивановага, 1 нче ТОС рәисе Гөлфия Хәлимовага ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгеләрен тапшырды.
Истәлекле билге, шулай ук район башлыгының Мактау грамотасы белән Ольга Ильина кеше хокукларын яклау өлкәсендә актив эшчәнлеге өчен бүләкләнде. Ә Флора Иванова һәм Гөлфия Хәлимовага районда мәгариф системасы үсешенә керткән өлешләре өчен истәлекле билге тапшырдылар.
Айдар Салахов шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиковны күптән түгел узган туган көне белән котлады.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayonynda-tassrny-100-ellygy-istlek-bilgese-beln-blkldelr