Медиация куллану тулы канлы үсеш өчен һәм балигъ булмаганнарны социальләштерү өчен имин мохит булдырырга ярдәм итәчәк һәм учреждениенең эш системасына әвереләчәк.
"Тургай" социаль приютында яклар эшкәрткән шартларда каршылыклы якларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп бала-ата-ана конфликтын тыныч җайга салу өчен шартлар тудыру максатыннан "Гаилә конференциясе" торгызу технологиясе кертелә.
Эльвира Завьялова, "Тургай" социаль приюты психологы:
- Конфликтлы, шул исәптән, гаилә конфликтлары вазгыяте белән идарә итү технологияләре арасында өченче - әлеге конфликтта катнашмаган, әмма конфликтны җайга салу һәм аны хәл итү шартлары буенча карар кабул итү процессын тулысынча контрольдә тотучы як -катнашында конфликтлы вазгыятьне җайга салу технологиясе - медиация - аерым урын алып тора.