Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән "Игелекле йөрәк" остаз дәресе уздырдылар.
Алар кул астындагы материаллардан эшләнмәләр ясадылар, алмаз мозаикасы белән чиктеләр. Социаль хезмәткәр Илсия Галимова инвалидлар декадасы кысаларында балачактан инвалид Фәнис Могыйнов белән Минзәлә районы Дәвек авыл клубы музеена экскурсия ясады.
Социаль хезмәткәр Гөлназ Галимова 2 төркем инвалид Резида Ялалова белән бәйләргә өйрәнделәр.
Социаль хезмәткәр Ләйсәния Вильданова балачак инвалиды Розалия Вәлиева белән аппликация ясау буенча остаз дәресе уздырды.
Социаль хезмәткәр Гөлфирә балачактан инвалид Хатыйп Маликов һәм З.Зыятдинов белән шахмат турниры уздырды.
Социаль хезмәткәрләр Гөлназ Әгълиева һәм Татьяна Жирнова инвалид социаль хезмәт алучылар белән алмаз бизәкләр белән чигү эшен оештырдылар.