3-10 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы саклана, уртача тәүлекле температура климатик нормадан 9-17°ка түбән, минималь температура -20..-25°, аерым районнарда -28°. Республикада аномаль салкын һава 14 декабрьгә кадәр саклана.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемнәрсез диярлек.
Җил көньяктан 4-9 м/с.
Төнлә, иртән минималь һава температурасы -14..-16˚, аязган вакытта -20˚, көндез максималь һава температурасы -9..-11˚.
Юлларда бозлавык.