Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әзһәния Имаметдин кызы Билалова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Әзһәния Имаметдин кызы Билалова Актаныш районы Тат.Әҗби авылында туган.
Сугыш вакытында әзһәния Имаметдин кызы өлкәннәр белән бергә колхозда эшләгән, утын әзерләүдә катнашкан, кырда эшләгән, әнисенә хуҗалык эшләрендә булышкан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ашлык складында, счетовод булып эшләгән. 1954 елда Риф Әмир улы Билаловка кияүгә чыга. Ул елларда ире Актаныш районы К.Маркс колхозы рәисе булып эшли, компартия әгъзасы була. 1967 елда Минзәлә районы Мәлкән авылына парторг итеп билгеләнә. Тормыш иптәше, каенанасы һәм өч кызы белән Минзәлә районына күченеп киләләр. 1972-1979 елларда Николаевка авылында яшиләр, Әзһәния Имаметдин кызы авыл тулай торагында комендант булып эшли. 1979 елдан Минзәләдә МУРБ тулай торагында мөдир була. 1985 елда лаеклы ялга чыга. Әзһәния Имаметдин кызының күпсанды мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бар.
Өч бала үстерәләр, хәзерге көндә кызы белән гомер итә. Әбинең 5 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Әзһәния Имаметдиновна!
Эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф. якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы
Айдар Сәлахов.