Район башлыгы Айдар Сәлаховның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы.

2020 елның 12 декабре, шимбә

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Конституция – цивилизацияле теләсә кайсы дәүләтнең төп нигезле документы. Бу документ кабул ителгән истәлекле көн. аның бәрабәренә без үзебезне россиялеләр дип атыйбыз, илебездә барган барлык сәяси, икътисадый һәм социаль процессларда катнашабыз. Һәркайсыбызның бурычы - Россиянең төп законы нигезләмәләрен үтәү.
Котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз, нык сәламәтлек, бәхет, киләчәккә ышаныч булуын телим. Һәр йортта, һәр гаиләдә тынычлык, шатлык,  иминлек хакимлек итсен!

Айдар Сәлахов,
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International