Минзәләлеләргә искәртәләр: инвалид балаларның ата-аналары пенсиягә вакытыннан алда чыга алалар. Бу хокуктан кем файдалана ала - әниме яки әтиме - гаилә үзе билгели

2020 елның 11 декабре, җомга

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр итә, инвалид балаларның 14 ата-анасына һәм инвалид балаларның опекунына вакытыннан алда пенсия билгеләнгән.

Кимендә 8 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләгән ата-ананың берсе картлык буенча пенсиягә чыга ала: хатын-кызлар 50 яшҗтә, ир-атлар - 55 яшьтә.

Шул ук вакытта эш стажы озынлыгы әти кеше өчен кимендә 20 ел һәм әни өчен 15 елдан ким булырга тиеш түгел.

Инвалид балаларның опекуннары да шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International