Тыл хезмәтчәне Малышева Татьяна Григорьевнаны юбилее белән котладылар

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Малышева Татьяна Григорьевнага 90 яшь тулды.

Татьяна Григорьевна Минзәлә районы Мәлкән авылында туган. Барлык өлкән буын вәкилләре кебек, Татьяна Григорьевнаның тормыш юлы катлаулы һәм авыр булган. Ул гомерен лаеклы һәм намус белән, башкаларга үрнәк булырдай итеп узган.

Аның язмышы ул авыр чорда яшәгән күп кешеләр язмышына охшаган. Балачагы, үсмер чагы һәм яшьлеге сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Бик яшьли һәм лаеклы ялга чыкканчы Татьяна Григорьевна туган колхозында - Ленин исемендәге колхозда эшләгән. Тормыш иптәше белән 5 бала үстерәләр. Якыннары аны бик хөрмәтли. Улы Юрий һәм килене тәрбиясендә гомер кичерә.

9 оныгы, 12 оныкчыгы бар, аны сөендереп торалар.

        Хөрмәтле Татьяна Григорьевна!

Туган көнегез уңаеннан изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек. озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.

Хөрмәт белән,

Минзәлә муниципаль район башлыгы

А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International