Минзәлә районы "Август" комплексында беренче савымны киләсе елда көтәләр

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Киләсе елның гыйнвар-февраль айларында корпуслар төзелешенә керешәчәкләр.

Агымдагы елның октябрь аенда Минзәлә районы Степановка авылы янында башланган "Август" компаниясенең товарлыклы-сөтчелек фермасында сыерларны киләсе елның көзендә сава башлаячаклар дип көтелә.

Бүгенге көндә биредә 16 КамАЗ, 6 экскаватор, 3 бульдозер, 1 каток эшли. Биредә үк арматура цехы төзелгән, эшчеәләр өчен инфраструктура булдырылган.

Матвеевка авылыннан Ленар Хәмидуллин, Дилүс Исхаков, Степановкадан Иван Тутулин биредә ашханә төзиләр.

Илфар Халиков,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

- "Август" фирмасы комплексы 2400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән һәм 2023 елда төлы егәренә эшли башлаячак. Төзелешнең беренче чиратын киләсе елның октябрь аенда тәмамлау. 1200 баш сыер кайтару һәм карусель урнаштырып, аларны сава башлау бурычы куелды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-komplekse-avgust-v-menzelinskom-rayone-pervye-nadoi-zhdut-v-sleduyushchem-godu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International