Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Евсеева Александра Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Александра Ивановна Минзәлә районы иске Матвеевка авылында туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул елгы хатирәләр исендә калган. 10 яшеннән хуҗалык эшләрендә булыша, терлекләр карый, Җәен колхоз сарыкларын көтә, кышын абзарда эшли. 18 яшеннән Киров өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. 7 ел дәвамында яртышар ел шунда хезмәт куя. Почтальон булып эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга.
Тормыш иптәше белән өч балага гомер бирәләр. Бүген аның 5 оныгы 6 оныкчыгы бар. 90 яшендә дә хуҗалык эшләрен үзе башкара, бер минут тик тормый: гөлләр үстерә, бәйли. чигә, газета укый һәм барысын да күзлексез башкара!
Хөрмәтле Александра Ивановна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль
район башлыгы Айдар Сәлахов.