10 декабрьгә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә аномаль һава торышы урнашты, уртача тәүлеклек температура климатик нормадан  9-16° ка түбән, минималь температура -20..-25°, аерым районнарда -28°. Аномаль һава торышы республикада 10 декабрьгә кадәр сакланачак.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез диярлек. җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка авышучан  3-8 м/с. Төнлә, иртән минималь һава температурасы -16..-18˚, аязган вакытта -21˚, көндез максималь һава температурасы -9..-11˚. Юлларда бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International