Дәүләт Думасы Федерация Советы формалашу тәртибе турында законны, шулай ук "Федерация Советы әгъзасы статусы һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Советы депутаты статусы турында"гы Законга төзәтмәләрне өченче, соңгы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новелланы шәрехләде:
«Әлеге инициативалар Россия Президенты тарафыннан кертелде: парламентарийлар турында федераль законнар РФ Конституциясе керткән үзгәрешләр белән тәңгәлләштерелә. Төзәтмәләр Федерация Советы формалаштыруның яңа тәртибен билгелиләр".