Форум барышында яшьләргә очрашырга туры килә торган коррупциоген факторлар һәм аларны булдырмау юллары турында сораулар каралды. Форумда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, ТР Яшьләр парламенты җитәкчесе Алла Абросимова, Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Форумның тантаналы өлешендә коррупциягә каршы тору чараларын яктыртуда актив катнашкан матбугат чаралары бүләкләнде. Шул исәптән "Татмедиа" республика агентлыгының Рәхмәт хаты белән "Минзәлә-информ" коллективы - "Минзәлә"-"Мензеля" газетасы редакциясе бүләкләнде.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-inform-ny-korruptsiyag-karshy-eshchnlege-rkhmt-khaty-beln-blklnde