Янәшәбездә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел.
Инвалидлар декадасы көннәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм кулы сузарга, аларның ничек яшәвен белергә тагын бер мөмкинлек туды.
Кайчак кешегә бер җылы сүз дә җитә, җылы караш күңелне җылыта, яшәргә көч бирә.
Гөлнара Гайсина, Дусай Кичү авыл клубы мөдире:
– Арабызда мөмкинлекләре чикләнгән инвалид балалар яши. Балалар янына килгәч, алар чын күңелдән сөенә, киткәндә, "Апа, кайчан тагын киләсең?" дип сорап калалар. Бүген без Шакировлар гаиләсендә булдык. Бу юлы бу гаилә балаларына бүләкләр алып килдек.
Бүләкләрне Яңа Мәлкән авыл җирлеге депутаты Зөфәр Нәҗметдинов, Зөләйха Гыйләҗева, Әгълиуллиннар гаиләсе әзерләде
http://menzela.ru/news/tema-dnya/ne-tolko-podarok-no-i-teploe-slovo-sogrevaet-serdtse