Минзәләдә "Өмет бүләк ит" хәйрия марафоны узачак

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

Бары тик бер генә, көн, 2020 елның 10 декабрендә, 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә, район Мәдәният сараенда "Өмет бүләк ит" хәйрия акциясе узачак. Хәйрия сату ярминкәсендә сезне арзан бәядән төрле эшләнмәләр, камыр ризыклары. көнкүреш әйберләре көтә.

Бу мәгънәле көн - бу инвалид балаларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге.

Исегезгә төшерәбез, бу көнне җыелган акчалар хәйрия максатларына тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International