Россия Президенты Владимир Путин "дача амнистиясе"н 2026 елның 1 мартына кадәр озайту турында канунны имзалады. Канун 2020 елның 19 декабрендә көченә керә.
Мәгълүмат өчен
Татарстанда "дача амнистиясе" гамәлдә булган елларда күчемсез милек объектларына 750 мең чамасы хокук теркәлгән. Бу исемлеккә җир кишәрлекләре кебек үк, бакча йортлары, шәхси торак йортлары, гаражлар, хуҗалык корылмалары керә. Әгәр еллар буенча анализ ясасак, 2008-2010 елларда күчемсез милек объектларына иң күп хокук теркәлгән.
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10