Шәһәрдә Яңа елга хәзерлек башланды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Минзәлә районында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс дәвам итә.

Минзәлә муниципаль районы биналарын һәм учреждение территорияләрен Яңа елга бизәүне оештыру максатларында "Иң яхшы Яңа ел бизәлеше" конкурсы игълан ителде.

Шәһәрдә әзерлек эшләре башланды.

Иң беренчеләрдән булып түбәндәге оешмалар шәһәрлеләргә бәйрәм атмосферасы тудырдылар:

«Чиста шәһәр» МУП - баганаларга ут консольләре, район хакимияте каршында Яңа ел шарлары һәм чыршылар урнаштырылды, К.Маркс урамында җәяүлеләр күперләре яктыртылды.

“Идарәче компания ” ҖЧҖ -1 һәм 3 комплекслардагы күпфатирлы йортлар фасадларын бизәделәр.

Шәһәрнең түбәндәге бина фасадлары ут белән бизәлде:

Район Мәдәният сарае, "Коммуналь челтәрләр" АҖ, драма театры, гимназия, "Юбилейный"  СК, "Стройдом" СҮ, Пенсия фонды, 1 нче, 3 нче урта мәктәпләр. "Юность" боз сарае пьедесталларында кар бабайлар урнаштырылды. "Веста" КФҮ кар сыннары ясый башлады. Бу турыда Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева хәбәр итте.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/blagodarya-organizatsiyam-v-menzelinske-sozdaetsya-novogodnyaya-atmosfera

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International