Уенның темасы: ТАССРга - 100 ел.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Аю авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уены уздырылды.
Роза Гыйлфанова, Аю авылы мәдәният йорты директоры:
- Безнең уенда әниләр катнашты. 1 турда Гөлнара Әхмәтшина, Дифинә Кантонова, Рәмзия Миншина; 2 турда – Фәйрүзә Шафиуллина, Фларида Халиуллина, Венера Әхмәтшина;3 тур – Зөһрә Гильфанова, Лена Газизова, Лиза Мингазова көч сынаштылар.
Финалга Гөлнара апа, Фәйрүзә апа һәм Лена апа чыкты. Җиңүче – Гөлнара Әхмәтшина!
Шулай ук бәйрәмгә алып килгән кул эшләреннән "Халкыбызның күңел бизәкләре" күргәзмәсе оештырылды.
Мәктәп укучылары Камилә Фаррахова, Алинә Гильфанова, апалы - сеңелле Розалина һәм Сабина Мухаметзяновалар концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Уенны үткәрүгә Минзәлә район Советы депутаты Шамиль Хәкимов спонсорлык ярдәме күрсәтте.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/ayuda-nilr-knend-mogizalar-kyry-tkrdelr