«Әниләр көне» —иң җылы, йөрәккә якын бәйрәм. Буыннардан-буынга һәрбер кеше өчен әни - тормышта иң кадерле кеше.
Җылы бәйрәм алдыннан Минзәлә муниципаль районы Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә белән эш буенча белгече Ольга Бывальцева балигъ булмаган социаль ярдәм алучылар белән мастер-класс уздырды.