Район терлекчеләре бер сыердан алынган сөт күләме буенча тугызынчы урынга күтәрелде һәм Актаныш районы терлекчеләрен узып китте.
Бүгенге көндә район хуҗалыклары 33,4 тонна сөт җитештерә. Бу узган елның шушы чорына караганда 1,3 тоннага күбрәк. Һәр сыердан алынган уртача сөт саву буенча район терлекчеләре республика буенча 9 нчы урында.
Бүгенге көндә һәр сыердан уртача 17,3 килограмм сөт савыла. Әгәр якын көннәрдә һәр сыердан алынган сөт күләмен 300 граммга арттырсак, Азнакай районы терлекчеләрен куып җитү мөмкинлеге бар.
http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/zhivotnovody-menzelinskogo-rayona-operedili-aktanyshtsev