Бүген Минзәләдә яшәүче БВС ветераны Казакова Пелагея Васильевна 97 яшьлек гомер бәйрәмен уздыра.
Пелагея Васильевна Минзәлә районы Мәлкән авылында туган. Аңа 11 яшь тулгач, гаилә Минзәләгә күченә. Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Хуҗәмәт мәктәбенә җибәрелә. 1942 елда Мәскәүгә. чит телләр институтына укырга керә, ике ай укый.