Мәкаль һәм әйтемнәрдә халыкның гасырлар буенча җыелган зирәклеге яшеренгәнен һәркем белә. Алар беренчел мәгънәләрен җуярга да мөмкин. Шулай да рус халкының "Дөньяда яхшы кешеләр бар әле" дигән әйтеме чын мәгънәсен югалтмады әле.
Шундый игелекле затларның берсе - шәхси эшмәкәр Егор Юдин "МензелинскСервис" ҖЧҖ исеменнән 100 данә автоном янгын хәбәр иткечләрен сатып алуга акча бүлеп бирде.
Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Минзәлә районының Воровский бистәсендә һәм Минзәлә шәһәренең А.Гайдар, Завод урамнары, Завод тыкрыгында яшәүчеләрнең йортларында яшәүче азкеремле гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга аларны урнаштырдылар.