2020 елда Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
20 октябрьдә, 14.00 - 16.00 сәгатьләрдә, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан, К.Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры белән берлектә гражданнарны кабул итәчәк.
Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага сорау биренргә теләгән республикалылар алдан (843) 236-41-80 телефоны аша языла алалар.