"Кулларны җылытабыз, җыерчыкларны киметәбез"

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Көзге календарьдә Өлкәннәр көне дигән дата бар. Бу көнне йөрәкләр җылылык, рәхмәт хисләре белән тула, өлкәннәргә тагын да якынрак буласы, рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Өлкәннәр атналыгы һәм "Өлкән буын" өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру" илкүләм проекты кысаларында Балалар һәм үсмерләр өчен "Тургай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне һәм Иске Матвеевка авылы өлкәннәренә онлайн-режимда концерт программасы күрсәттеләр.

"Игелек юлы буйлап" тимурчылык отряды өйгә килеп өлкәннәргә шигырьләр сөйләде, истәлек сувенирлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International