Юристларга түләмәгез - Пенсия фондында ул бушлай

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте юристлар төзегән гаризалар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итүче гражданнарның артуы күзәтелүен искәртә.

Сүз еш кына пенсияне кабат исәпләүгә гаризалар турында бара, чөнки кеше үзе яки башкалар исәпләве буенча пенсия билгеләгәндә хата киткән , эш чорлары тулысынча кермәгән дип саный. Ничек кенә булмасын, әллә ничә биттән торган. кануннар күрсәтелгән мондый гаризалар өчен гражданнар юристларга аз акча түләми. Аннары гражданнар бу гаризаларны Пенсия фондына җибәрә, биредә алар бөтенләй кирәксез дип таныла. Чөнки пенсияне кабаттан исәпләү гражданин үзе мөрәҗәгать иткәндә мәҗбүри рәвештз башкарыла. Гаризаларның файдасыз икәнен күреп, гражданнар ни өчен башта ук пенсия фондына мөрәҗәгать итмәдек дип сыкрыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International