ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 14-30 яшьлек яшь эшмәкәрләрнең "Россиянең яшь эшмәкәре 2020" Бөтенроссия конкурсында катнаша алуы хакында хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен molpred-116.ru сайтында теркәлергә, шулай ук анкета тутырып аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә була molpred2020rt@mail.ru.
Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 28 август.